Дәүләки мәктәбе укучылары язучылар белән очраштылар

2017 елның 21 апреле, җомга

19 апрельдә Буа шәһәренең Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәбендә шагыйрь Ренат Харис иҗатына багышланган II республикакүләм конференция үтте. Дәүләки мәктәбенең 2нче, 4нче сыйныф укучылары бу укуларда актив катнаштылар. Шигырь сөйләү номинациясендә 2нче сыйныфтан Шәйдуллина Эльвина I урын, Шәрипова Азалия III урын (җитәкчесе Вәлиева Гөлчәчәк), 4нче сыйныфтан Җамалиева Рамилә III урын һәм рәсем номинациясе буенча Вәлиев Азат III урын (җитәкчесе Хөсәенова Венера) яуладылар. Дистәдән артык язучылар һэм шагыйрьләрнең үзләрен күрү, чыгышларын тыңлау укучылар өчен кызыклы һәм онытылмас хатирә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International