Апас мәктәбе спорт залында узган атнада уздырылган волейбол ярышында барлыгы 18 команда катнашты. Егетләр арасында Каратун, Биеш мәктәпләре һәм аграр көллият командалары җиңде. Кызлар командалары арасында Апас, Биеш һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары призлы урыннар бүлеште. 22 апрельдә мәктәп Спартакиадасы программасы буенча 9 еллык мәктәп яшүсмер егетләр волейбол командалары көч сынашачак.