“Сәләт“ балалар иҗаты үзәгендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә акция барышына, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Һәр тармак җитәкчесе, белгечләр үз эшләренә хисап тоттылар. Аеруча актив эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Изге эшләр дәвам итә.