26 апрель – радиация һәлакәтләрендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көне. Бу аянычлы вакыйгадан соң 30 ел вакыт узган. Ләкин ул көннәр районыбыз халкының күңелендә бөтен барлыгы, бөтен куркынычы белән саклана. Безнең районда да авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 13 кеше яши. Шулай ук әлеге афәт нәтиҗәсендә якыннарын югалткан гаиләләр бар. Искә алу көне уңаеннан, әлеге кешеләр белән очрашып, район башлыгы тарафыннан күчтәнәчләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, авыл җирлеге хезмәткәрләре өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен сораштылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Апаста яшәүче, хәрби хезмәт елларында Семипалатинский сынау полигонында хезмәт иткән Фәрит Заһидуллин, Чернобяль һәлакәтләрен бетерүдә катнашкан Рифкать Бәдретдинов рәхмәт ирештереп озатып калдылар.