Чирмешәндә өмә узды

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Экология елы уңаеннан, Язның мәрхәмәтле атнасы кысаларында, Чирмешән авылының Калинин урамы очындагы ясалма күл тирәсен төрле чүп-чардан, көздән калган каты куралардан чистарту өмәсе оештырылды. Өмәдә Калинин, Куйбышев, Ворошилов исемендәге урамнарда яшәүчеләр катнашты. Якын-тирә урамнарның горурлыгы булган күлебез су белән тулган, тирә-ягы да чип-чиста булып калды. Өмәдә 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International