Иске Әнәледән Фарих бабайга 90 яшь

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Иске Әнәле авылында яшәүче Фарих бабай Хәбибуллин 90 яшьлек юбилеен каршылады. Апасы Хәербәнәт әби 98 яше белән бара икән. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов изге теләкләре, күчтәнәче белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International