Чаллы шәһәрендә каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә җиденче ярыш үтте. Биредә Алмаз Мотыйгуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче Апас балалары да катнашты. Яшь каратэчылар ярыштан беренче урынны яулап, медальләр, Мактау грамоталары белән кайттылар.