25 нче апрель көнне Морзалар урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Инзилә (җитәкчесе Галиева Г.) һәм 10 нчы сыйныф укучысы Сиразова Диана (җитәкчесе Шәйдуллина Г.) Тәтеш шәһәрендә узган “Камай укулары” фәнни-гамәли конференциядә катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Сиразова Диана 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.