27 нче апрель көнне якташыбыз М. Х. Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта мәктәбендә үткәрелгән РСФСРның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы профессор Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин истәлегенә багышланган регионара I фәнни-гамәли конференция үткәрелде.Бу мөһим чарада Казан югары уку йортлары галимнәре, татар теле һәм әдәбияты белгечләре катнашты. Дәүләки мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Эльвина (Җитәкчесе Вәлиева Гөлчәчәк Хәйдәр кызы) 3 нче урынга, 4 нче сыйныф укучысы Вәлиев Назыйр (җитәкчесе Хөсәенова Венера Фирдинант кызы) 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!