Быел Казанда Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бик зурлап билгеләп үтәчәкләр. Бу тантаналарга безнең районнан да берничә дистә кешелек рәсми делегация барачак. 8 майда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республика җитәкчеләре катнашында тантаналы чарада Апас вәкилләре дә булачак. 9 майда исә Казанның 1000 еллык мәйданында хәрби гарнизон каскәрләре, хокук сакчылары, кадетлар һәм суворовчылар, “Форпост” “Юная армия” һәм башка хәрби-патриотик клублар, иҗтимагый хәрәкәтләр катнашында зур Парад узачак.
Аннан соң шәһәрнең үзәк Карл Маркс, Пушкин, Кремль урамнары аша “Үлемсез полк” Хәтер маршы үткәреләчәк.Аның озынлыгы 2,5 километр булып, бу чарада Казанга районнан баручы, шәһәрдә яшәүче һәм укучы барлыгы 1000 апаслы катнашуы көтелә.
“Үлемсез полк” бу тантаналы көннәрдә Апас һәм һәм авылларда да узып, бу чараларда барлыгы 2000 нән артык кеше катнашачак дип фаразлана.
Җиңү бәйрәме көннәренә республикада 30 төрле максатчан чаралар үткәрелеп, фронтовикларның, ул чордагы госпитальләрдә вафат булучыларның каберләре төзекләндереләчәк.
Бүгенгә Татарстанда 1400 фронтовик яши. Аларның тол калган тормыш иптәшләре, партизан отрядлары, тылда, хезмәт армияләрендә булучыларның гомуми саны 55000 мең тирәсе. Бүген безнең арада сугышның үзәгендә кайнаган 25 фронтовик-ветеран, 100 гә якын тол калган хатыннары яши. Бәйрәм алды һәм бәйрәм тантаналарында аларның берсе дә игьтибардан читтә калмаячак. Шул исәптән алар һәм сугыш чоры балалары өчен Татарстан һәм Россия өчен уникаль, бердәнбер махсус Сабантуй үткәреләчәк. Җиденче ел рәттән уздырылучы бу районкүләм чарада 5000 гә якын апаслы һәм кунаклар катнашуы көтелә.