Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы корылыкка бирешмәүче бөртекле, аксымга бай техник һәм терлек азыгы, май культуралары үстерүгә өстенлек бирү яклы. Соңгы брифингта министр урынбасары Илдус Габдрахманов быел районнарда рапс, көнбагыш, соя, борчак һәм карабодай, кукуруз белән шикәр чөгендеренә зуррак мәйданнар биреләчәген белдерде.
Быел Апас районында көнбагыш һәм бөртеккә дип кукурузны 1000 һәм 2500 гектарда чәчү планлаштырыла. Былтыр 700 гектарда көнбагыш чәчеп, “АгроАктив” белән “Табар” хуҗалыклары аның бик табышлы булуын расладылар. Шикәр чөгендеренә 3000 гектар мәйдан әзерләнде. Быел сынау максатында районда соя да чәчеләчәк,-диде бу уңайдан районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин. –Бу яңа культурны беренчеләрдән булып районда “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы сынап-үрчетеп караячак. -Ул кузаклы культура, бөртеге борчакныкы сыман һәм аксымга бик бай.
Былтыр Татарстанда көнбагышны сатып алу бәясе бер килограммга уртача 20-25 сум иде. Рапсның сатып алу бәясе дә шул чама тирәсендә. Карабодайның сатып алу бәясе 1 килограммына 26 сумга кадәр җитте. Тары да бик югары бәяләнә, тик бу культура районда менә инде 10 еллар чамасы бөтенләй чәчелми.
Шул ук вакытта иң сыйфатлы дигән бодай, арыш, арпаның сатып алу бәясе уртача бер килограммга 5-10 сум тирәсе генә.