Аграр көллият студентлары остазлары үрнәгендә эшли

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Идрәз бүлекчәсеннән Шәрифҗан Шакиров өченче ел лаеклы ялда булуына кармастан, тракторын иярли.

- Менә яңа “ЗП-З-6А” чәчкече белән язгы арпа чәчү эшенә керештек. Ике сменада эшлибез. Беренче сменада сеялчиклар аграр көллият егетләре, ә төнгә тәҗрибәле агайлар – тракторчы Фәнил Шагиев, сеялкага Илсур Мозаффаров, Анатолий Галкин, Фаил Вафиннар чыга. Илгизәр Кәшәфетдинов тәүлек әйләнәсе чәчүлек белән тәэмин итеп тора,- диде Шәрифҗан абый.

Аграр көллияттә укучы Биеш егетләре Бәхтияр Кәлимуллин, Нияз Фәизов, Артем Антоновлар уку практикасын Йомралы берләшмәсендә узалар.

- Бик тырыш егетләр, барлык эшне дә җиренә җиткереп башкаралар,- диләр алар турында өлкән абыйлары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International