Район башлыгы Рәшид Заһидуллин районда барган төзелеш эшләре, өмә барышы һәм уҗым культураларының торышы белән танышып чыкты.
Апас эчендә яңартылучы юллар, Апасның Салават Кәримов урамындагы күпфатирлы юл төзелеше, Болынбалыкчыда һәм Ябалакта төзекләндерелүче мәдәният йортлары, Кильдуразда төзелүче клуб, Морзаларда модульле ФАП – барысы да игътибар үзәгендә булды. Район башлыгы җаваплы кешеләр белән очрашып, төзелеш эшләрен тизләтү бурычын куйды.