Апас урамнары буйлап “Үлемсез полк” үтте

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Бөек Җиңү көнендә район үзәгеннән “Үлемсез полк” үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, җитәкчеләр кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәргәннәр. “Үлемсез полк” Боз сарае яныннан кузгалып, Апасның үзәк урамнары аша Батырлар Мемориал комплексына килде. Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Бу чарага 4 мең кеше килде. “Үлемсез полк” акциясендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International