Абыйлы-сеңелле чемпионнар

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Биеш мәктәбен тәмамлап, бүген Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укучы көрәшче егет Раил Фәсхетдинов Мамадышта махсус урта белем һөнәри уку йортлары студентлары арасында уздырылган Спатакиадада бик уңышлы чыгыш ясады. Биеш мәктәбендә укучы сеңелесе Раилә исә самбо көрәше буенча районкүләм турнирда үз үлчәмендә беренче урын яулады. Спортчы балаларның әтисе, үзе дә заманында күп Сабантуйлар батыры булган Радик белән әнисе Рамилә аларның чираттагы уңышлары белән бик горурланалар. 
Биеш мәктәбе директоры Зөфәр Зәмдиханов укучылар арасында спортның һәр төре белән яратып шөгылләнүчеләр күп булуын белдерде. Ул үзе дә иганәче сыйфатында мәктәп спорт залында биш тапкыр район ачык волейбол һәм бадминтон ярышлары үткәрде инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International