Районда 9 Май – Җиңү көнен билгеләп узу чараларына йомгак ясалды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аеруча өлеш керткән хезмәт коллективларына рәхмәт ирештерде. Шул ук вакытта 1 июнь – Халыкара балалар көненә әзерлек эшләре башланды. Балалар Сабан туен да оешкан төстә уздыру бурычы куелды.