Хезмәткә чакырылучылар хокуклары буенча “кайнар линия” ачыла

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

25 майда хәрби хезмәткә чакырылучыларга хокукый ярдәм күрсәтү һәм хокукларының үтәлүен тәэмин итү максатында телефон “кайнар линиясе” ачыла. Кызыксындырган мәсьәләләр буенча тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле ситуацияләрне хәл итәргә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты һәм республика Хәрби комиссариаты вәкилләре, Татарстан Республикасыныө Адвокатлар палатасы ярдәм итәчәк. “Кайнар линия” телефоннары: 8(843)236-00-71. Консультация вакыты: 9.00-17.00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International