Апас районы прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов-Татарстан чемпионы

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

13 майда Норлатта Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләре алтынчы Спартакиадасының финал этабы үтте. Ярышларда Татарстан төбәкләренең берләштерелгән 5 җыелма командасы составында 110 спортчы катнашты.

Татарстанның “Көнбатыш” җыелма командасы составында Тәтеш һәм Буа шәһәре вәкилләре белән район спорт данын лаеклы яклаган Апас прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов шахмат турнирында беренче урынга чыкты, махсус Кубок, Дипломга лаек булды. Якташыбыз, “Йолдыз”ның даими укучысы һәм иҗади хезмәттәше, дустыбыз Фатыйх Фрат улын бу чираттагы җиңүе белән ихластан һәм кайнар котлыйбыз!

-Безнең җыелма команда соңгы турда Татарстан Прокуратурасы җыелма командасын 3:0 исәбе белән гадел ярышта отты һәм Татарстан Прокуратурасы Спартакиадасында  бишенче тапкыр чемпион калды. Апаста да, Татарстанда да спортка ихтирам һәм игътибар, дәүләт ярдәме бик көчле. Көчле рухлы, сәламәт булып дус һәм бердәм яшик,-ди республика прокуратурасының шахмат буенча 2017 ел чемпионы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International