Сатмыш авылы китапханәсендә "Ак яулыклы апалар" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Аны Сатмыш һәм Янгелде мәдәният йорты мөдирләре белән берлектә китапханәче Гөлчәчәк Гыйсмәтова оештырды Кичәнең максаты ерак буыннардан килгән борынгы хәзинә - мөнәҗәтләрне искә төшерү. Кичә барышында мөнәҗәтләрнең төрләре белән таныштылар. Килгән кунаклары үзләре дә күп кенә мөнәҗәтләр әйттеләр. Кичә мул сыйлы табын артында үтте.