Кукмарада махсус урта һөнәри белем бирүдә һөнәри осталык буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды. Олимпиадада 17 һөнәри белем бирү йорты вәкилләре катнашты. Шул исәптән Апас аграр көллияте студентлары да бар иде. Бәйге авыл хуҗалыгы механизациясе буенча белем һәм һөнәри осталык буенча сынауларга юнәлтелгән иде. Барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп, Апас аграр көллияте студенты Илмир Гыйльметдинов беренче урынны яулады. Ул 26-28 майда Тамбов өлкәсендә узучы бәйгегә Республика данын якларга барачак.