-Безнең кешеләребез бер дигән,-дип мактый үз игенчеләрен Кызылтау бүлекчәсе идарәчесе Рифат Гәрәев. -Тик техникабыз бик искерде, шуңа да район, агрофирма буенча быелгы чәчүне беренче булып төгәлли алмадык ...
Бүлекчә карамагында бүген 3800 гектар сөрү җирләре исәпләнә. Шуның 1000 гектарын күпеллык, 750 гектарын уҗым культуралары били. Язгы кыр эшләренә бүлекчәдә иртә яздан тырышып әзерләнделәр. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1500 гектарда чәчелде, җир әзерләү, дым саклау эшләре санаулы көннәрдә төгәлләнде. Кызылтау белән Шәмәк, Чәтбаш, Көлкәш кырларында бу җаваплы көннәрдә уннан артык агрегат көне-төне эшләде. Быел бөртеккә һәм силоска 400 гектарда кукуруз чәчүне дә бүлекчәдә сыйфатлы һәм тиз башкардылар. Төп язгы кыр эшләре исә 18 май киченә тулысынча төгәлләнде.
-Абыйле энеле Ленар белән Дамир Мурзин, Илгиз һәм Илфир Шәрәфуллиннар, Мәсгүт Шәфигуллин белән Марат Гыйбадуллин быелгы язгы кыр эшләрендә үзләреннән зур өлеш керттеләр,-ди бүлекчә идарәчесе сүзен дәвам иттеп.-Самат Баһавиев, Рашат Галимов, Илдус Сибгатуллин, Айрат Гарипов, Марат Фәсхиев, Гөлүсә Гыймадиева һәм башкаларның вакыт белән исәпләшмичә, һәр аяз көннең кадерен белеп эшләүләренә сокланам һәм горурланам. Шифалы яңгырлар безнең як кырларын читләтеп узмасын, мул уңыш белән сөендерсен!