Районда 34 балалар бакчасы бар, шуның 4се аз комплектлы балалар бакчалары өчен база итеп билгеләнгән. Барлыгы 77 педагог-тәрбияче эшли. Районда беренче тапкыр “Иң яхшы мастер-класс“ бәйгесе оештырылды. Апасның “Кояшкай“, “Салават күпере“, Свияжскийның “Ләйсән“ балалар бакчаларында бу бәйгеләр узды инде. 19 май көнне Каратунның “Гөлчәчәк“ бакчасында Каратун, Бакырчы, Чирмешән, Багыш, Тутай, Дәүләки, Сатмыш тәрбиячеләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бәйге бик җанлы барды.
– Бу чара бездә беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, тәрбиячеләр бик теләп, актив катнаштылар. Барлыгы 40 тәрбияче ярышты. Җиңүчеләрне хәбәр итәчәкбез, – диде район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү методисты Розалия Исмәгыйлова.