Апас мәдәният хезмәткәрләре айлык эшләренә нәтиҗә ясадылар

2017 елның 19 мае, җомга

Район мәдәният хезмәткәрләре ай саен үз эшләренә нәтиҗә ясап баралар. Аның чираттагысы Каратун мәдәният йортында узды. Иң элек биредә “Иске Казан түгәрәк уены“ннан җиңү яулап кайткан “Садә“ ансамбле чыгышы булды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев аларга олы рәхмәтен ирештереп, шәхсән үз исеменнән бүләкләр тапшырды. Аннан айлык эшчәнлек, киләчәккә планнар турында сүз барды. Профсоюз җитәкчесе Рөстәм Зиннәтуллин ял йортларына юлламалар алу тәртибе белән таныштырды. Соңыннан юбилярларга, үз хезмәтләрен яхшы башкаручыларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International