Урта Балтай мәктәбендә юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара узды

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Урта Балтай мәктәбендә “Игътибар, балалар!” айлыгы кысаларында юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара узды. Биредә юл иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре Марат Хөснетдинов катнашты. Ул җәйге каникулларны исән-имин уздырып җибәрү максатыннан таләп-кагыйдәләрне тагын бер кат укучыларның исләренә төшерде. Укучылар исә җырлар, шигырьләр аша белемнәрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International