“Гөлчәчәк” нәниләре әле кайчан гына танымаслык булып үзгәргән балалар бакчасына йөри башлаган иде. Алар өчен тагын бер уңайлылык артты. Бакчага уен мәйданчыгы куелды. Алар хәзер рәхәтләнеп биредә уйный. Мөнирә Садриева җитәкчелегендәге коллектив, балалар һәм аларның әти-әниләре район башлыгы Рәшид Заһидуллинга рәхмәтле.