Иске Йомралы мәдәният йортында “Очар кошлар кебек талпынып, туган якка кайттым сагынып” дип исемләнгән кичә узды. Биредә авылдан читтә яшәүче якташлар катнашты. Җыр-моңнар, биюләр, нәфис сүзләр барысы да үз көчләре белән башкарылды. Олысы да, кечесе дә сәхнә түрендә булды. Тамашачы кайнар чәй, тәмле коймак, хәләл шашлыктан авыз итте.