Яңа Зеландия дәүләте башкаласы университеты профессоры, якташыбыз, Садри Җәләл нәселе дәвамчысы, профессор Шамил Галиев Апас “Туган як” музеена Дарвин тәгълиматын математик юл белән дәлилләгән фәнни китабын җибәргән.
-Бу тарихи, истәлекле экспонатны кадерләп кабул иттек һәм ул бик тиз арада тамашачы хозурына чыгарылачак,-ди музей директоры Рәмис Ногманов. –Профессор Шамил Галиев инде 25 еллар чамасы элек чит илдә яши. Ул туганнары, гаиләсе белән 2007 елда Апаска кунакка кайтты, галимнең безнең Апас, музей белән элемтәсе нык.
Сүз уңында-Ногмановның эшмәкәр улы Марсель раритет, борынгы велосипедлар җыю, аларны реставрацияләү белән мавыга. Ул аларның бер өлешен музей залларына бүләк итәргә җыена. Берәрегезнең чорма-келәтендә сезнең малайлык чорыннан, әти-бабайлардан калган шундый бик иске велосипедыгыз сакланса, аның үзе яки әтисе белән элемтәгә чыга аласыз.