25 май иртәсендә “Манзара”да Апас укучылары

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

ТНВ каналының “Манзара” тапшыруында 25 май – Соңгы кыңгырау бәйрәме көнендә Апас укучыларын күрергә мөмкин. Биредә Апас урта мәктәбе укытучысы Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендә Апас урта мәктәбе укучысы Азат Шәрәфуллин һәм Каратун мәктәбе укучысы Алинә Хәсәнова катнаша. Чыгарылыш укучылары үзләренең хыяллары, максатлары белән уртаклаша. Иртәнге сәгатьләрдә телевизорыгызны кабызырга онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International