1 июнь – балалар Сабан туе уңаеннан Иске Йомралы авылында укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре йорттан-йортка йөреп бүләк җыйдылар. Тальян моңнары, балаларның шат авазлары барлык авыл урамнарына таралды. Бизәлгән ат та әлеге йоланың күрке иде. Йомралылылар һәр капка төбе саен көтеп үз бүләген бирде, биюләргә кушылды.