Каратун мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Быелгы уку елында Каратун мәктәбендә 198 укучы белем алды. 11 сыйныфны 11, тугыз сыйныфны 11 укучы тәмамлый.

Тантанада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, мәгариф бүлеге, Каратун ветераннар Советы әгъзалары, дин әһелләре ветеран-укытучылар катнаштылар. Иң җылы, иң изге теләкләр күп юлланды. Уку алдынгылары, спорт һәм башка өлкәләрдә зур казанышларга ирешкән укучылар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International