Морзалар мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Морзалар урта мәктәбендә алты укучы 11нче, сигез укучы 9нчы классны тәмамлады. Бәйрәм чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина район башлыгы Мөрәҗәгатен җиткерде, бәйрәм белән тәбрикләде. Шулай ук укытучы Бадрутдинов Рифатка район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән Мактау грамотасы тапшырды. Мәктәп директоры Рифат Бәдретдинов та укытучылар коллективын, укучыларны бәйрәм белән кайнар котлап алдынгыларга Мактау грамоталары, Дипломнар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International