Апас урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме оешкан төстә узды. Биредә 11 классны 21, 9 классны 47 укучы тәмамлый. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, Республиканың Мәгариф министрлыгы вәкиле Татьяна Бәширова, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина катнашты. Алдынгы укучылар, нәтиҗәле хезмәт күрсәткән укытучылар хөрмәтләнде. Бу хакта тулырак “Йолдыз” газетасы битләрендә.