Апас музеенда балалар күңелендә мәңге истә калырлык тантана үтте

2017 елның 26 мае, җомга

Апас “Туган як” музее 25 майда 14 яше тулган бер төркем яшь апаслыларны, аларның әти-әниләрен, туганнарын кунакка чакырды. Музей заллары белән танышудан соң аларга тантаналы шартларда  паспортлар тапшырылды. Тантанада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин катнашты. Районыбыз үзешчәннәре җыйнак кына концерт та әзерләгән иде. Кулларына тәүге паспорт алган яшүсмерләрнең әти-әниләре исеменнән Гөлия Нәҗиева балалар өчен шундый истә калырлык бәйрәм оештырган музей коллективына рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International