Заготзерно бистәсендә Сабантуйга бүләк җыйдылар

2017 елның 26 мае, җомга

1 июнь – балалар Сабан туе уңаеннан, Заготзерно бистәсендә бүләк җыю оештырылды. Милли киемнәрдән киенгән балалар мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә йорттан-йортка кереп бүләк җыйдылар. Бизәүле ат, тальян моңнары, җыр-моңнар өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты. Һәр хуҗа-хуҗабикә изге теләкләрен теләп, колгага яулык, сөлге элде, чиләккә йомырка салды. Сабантуй колгасына менүчегә бүләккә әтәч тә тапшырылды. Аны Зур урамда яшәүче Гүзәл Мөхәммәтҗанова бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International