Апаста 1 июнь – балалар Сабан туе программасы

2017 елның 26 мае, җомга

Бәйрәм Халыкара балаларны яклау көне, Экология елы, Пионериянең 95 еллыгы уңаеннан уза. Башлана – 10.00 сәгатьтә. 
10.00 – кунакларны каршы алу. 
10.15 – “Учак янында җырлар” – пионерия ветераннары катнашында уза. 
10.30 – театральләшкән өлеш. 
11.00 – тантаналы өлеш – район башлыгы чыгышы, Республика һәм Рәсәй конкурслары һәм олимпиадалары җиңүчеләрен бүләкләү, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан, Кайбыч районнары делегациясенең йомгаклау сүзе, “Свияга” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов чыгышы, 1 класска керүчеләргә сумкалар тапшыру, ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев, янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев чыгышы. 
11.30 – концерт. 
10.00-15.00 – милли кәрәш, ат чабышы, спорт һәм халык уеннары, карусель, батут, паровоз, сәүдә хезмәте, чәй эчүләр бар да сезнең өчен. 
Бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International