Гүзәлия Гәрәева җитәкчелегендәге “Салават күпере“ балалар бакчасында зурлап, истәлекле итеп чыгарылыш кичәсе үткәрделәр. Быел биредән мәктәпкә 20 бала китә. Алар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, шигырьләре аша “бакча апаларына“ рәхмәтләрен ирештерделәр. Әти-әниләр дә бакча эшеннән, балаларга бирелгән тәрбиядән канәгать булуларын белдерделәр.