Каратун мәктәбенең мактаулы укытучысы

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Җәмилә Гыймадиева Каратун мәктәбендә өч дистә елдан артык математикадан белем бирә. Үз фәнен яхшы белүче, аны балаларга җиткерә белүче укытучыны һәркем хөрмәт итә. Намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен ул Апас муниципаль район башкарма комитетының Мактау грамотасына лаек булды. Бу бүләкне мәктәптә узган тантана барышында аңа район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International