Медицина полислары барлыкка килгәннән бирле инде берничәгә төрләнде. Соңгысында ул зур форматта бирелә башлады. Үзе юка, йөртергә читен. Кайберәүләрнең полислары инде бөгәрләнгән, ертыла ук башлаган. “Ак Барс Мед“ филиалы җитәкчесе Илһам Нургалиев әйтүенчә, җәй айларында теләүчеләр дисконт карта формасындагы яңа полис алыштыра алачак. Әлегә тиешле җайланмалар кайтып җитмәгән. Чөнки яңа полиста фотоң да булачак икән. Иске полислар да гамәлдә калачак.