Районда уза торган бәйрәм чараларына төрле тармак буенча хезмәтләре белән дан казанган өлкәннәр еш чакырыла. Тутай авылы җирлегеннән 40 ел терлекчелектә эшләгән Роза Бикчәнтәева, Динә Гайнуллина, Әлфинур Бәдертдиновалар да яз бәйрәмендә район мәдәният йортында узган бәйрәмдә кунак булганнар иде.
– Ул бәйрәм һаман күз алдында, безнең рәхмәтләрне җиткерегез әле. Чордашларыбызны да күрдек, концерт та карадык, сыйландык та. Безне шулай зурлаган җитәкчеләргә рәхмәт, – дип кабат шалтыраттылар алар.