Кече Болгаер авылында Изгеләр зираты төзекләндерелә. Бүгенге көндә аның тирә-юне профнастил рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Эш авылның ир-атлары ярдәмендә башкарылган. Әлеге эшнең изгелеген аңлаган болгаерлылар аңа зур өлеш кертә. Киләчәктә биредә күмелгән кешеләр рухына багышланган таш та куелачак.