Апасның “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы әле кайчан гына кашык тотып ашый да, ныклап тәпи атлый да белмәгән нәниләрен зур үстереп, инде алар белән саубуллашу кичәләре уздырды. Әти-әниләрдән һәм нәниләрдән бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Быел әлеге бакчада тәрбияләнгән 36 бала мәктәпкә керәчәк.