Чурибураш мәктәбе укучылары Шәүкәт Галиев музеенда кунакта

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Чурибураш мәктәбенең Лира Яруллина җитәкчелегендә 5-7 сыйныф укучылары Олы Бакырчы авылындагы Шәүкәт Галиев музеенда кунакта булдылар. Әдәби очрашуда музей җитәкчесе Рәшит Гыйлметдинов, шагыйрьнең чордашы, күршесе Вәгыйзь Вилданов һәм Бакырчы мәктәбе укучылары катнаштылар. Укучылар шагыйрь турында истәлекләр белән бик кызыксынып таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Сәяхәттән бик канәгать калып, очрашуны оештыручыларга рәхмәтле булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International