Апас сәнгать мәктәбе каршында оешкан “Туган як“ инстументаль ансамбле районда узган һәр бәйрәм чарасында чыгыш ясый. Әле күптән түгел Казанда узган “Дулкыннар“ бәйгесеннән бу ансамбль һәм аның солисты Алия Шәмсетдинова махсус приз белән бүләкләнделәр. Ансамбльнең җитәкчесе Фатыйх Хисамов укучыларының уңышлары белән горурлана.