Татарстан хөкүмәте йортында үткән чираттагы брифингта мәктәп укучыларының җәйге каникуллары вакытында балалар ялын оештыру хакында сөйләделәр. Апас районы мәктәп балалары җәйге озын каникулы ничек үтәчәк соң? Сорауга “Сәләт” район балалар үзәге методисты Ләйсән Акберова җавап бирде:
-Быел Дәвеш “Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү үзәгендә 3 айда бюджет тармагында эшләүче хезмәткәрләрнең 180 баласы ял итәчәк дип фаразлана. Бер смена 21 көн дәвам итәчәк. Биредә бер атна элек үк 15 ләп вожатый-әйдаманнар тупланды, Үзәк үзе балаларны кабул итүгә бер ай алдан ук әзер иде инде. “Зөя” дә тагын төрле профильле сменаларда Апас районы мәктәпләреннән 50 бала ял итәчәк, смена 18 көнгә исәпләнгән. Моннан тыш, елдагыча, 14 мәктәп яны лагерлары да балаларны кабул итәчәк. Шуларның 4-се хезмәт һәм ял мәктәп яны лагеры булып, алар 18 әр көнгә исәпләнгән. Аларда 100 бала ял итәчәк, хезмәт күнекмәләре алачак. 10 мәктәп яны ял-сәламәтләндерү лагерларында 200 бала җәйге ялын кызыклы итеп үткәрү өчен шулай ук бөтенесе әзер. Биредә ял итү 21 көнгә исәпләнгән.
Моннан тыш, быел да 40 ка якын яшь апаслылар Татарстанның Идел буе, Кара диңгез ярындагы һәм Кырымдагы балалар ял-дәвалану лагерларына, санаторийларга барачак дип фаразлана.