Татарстанда заманча 45 асфальт-бетон заводы бар. Шуларның берсе-Апас районында моннан 10 еллар чамасы элек урнаштырылды. Газ белән генә эшли торган бу комплекс морҗасыннан элеккеге кебек кара төтен чыгып һаваны пычратмыйлар, корым, тузанны фильтрлар тотып кала, аны тагын әйләнешкә кертәләр. Битум, минераль өстәмәләрнең зур өлешен Татарстан үзе җитештерә. Тик менә бездә Урал тау-кыялары юк, гранит вакланмасын шуннан кайтарырга туры килә. Асфальт пешерү, юл нигезенә түшәлүче шушы таш безнең Каратундагы завод тупигына килеп җиткәнче тимер юл тарифлары шул чимал бәясенең 70 про ентын тәшкил итә дә куя. Менә шулай итеп, яңача салынучы асфальт юлның 1 километры хәзер Татарстан казнасына 10 миллион сумга төшә дә инде. Урал ташының диабаз дигән сорты арзанрак тора, тик шул ук тарифлар аның бәясен дә икеләтә диярлек арттыра...
Элеккеге кебек үз карьерларыбызда чыгарылучы известьлы ташны хәзер Апас юлчылары гомумән дә кулланмый. Чөнки ныклыгы түбән, хәзер транспорт агымы да Совет заманындагыча түгел, юлларда 30-45 тонналык йөк төялгән машиналар чабыша.
Татарстанда елдан-ел күбрәк төзелүче һәм төзекләндерелүче юллар салу үзкыйммәтен киметү максатында республика юл-транспорт министрлыгы асфальт аслыгына “ябык бетон” катнашмасы куллану ысулын да сынап карый. Моның өчен кирәкле вак таш-гравий-ком-ПГС, ОПГС катнашмасын Татарстан үзе җитештерә. Беррәттән Идел, Кама елгалары да чистарып тирәнәйтелә. Татарстанның стратегик үсеш программасы буенча үз цемент заводыбызны төзү турында хөкүмәт карары да кабул ителде.
Быел Татарстанда 120 чакрымлык яңа юллар пәйда булачак. Шуның 10 километр озынлыктагысы Апас юлчылары өлеше. Район территориясендә 250 киломертлык асфальт юлларда төзекләндерү эшләре үткәрәчәкләр. Бу дәүләт заказының бүгенгә 30 проценты үтәлде . Татарстан күләмендә федераль юлларда 7 күпер реконструкцияләнәчәк, шуларның берсе районыбызның Турай авылы янәшәсендә. Бу объектта да эшләрнең инде яртысы диярлек төгәлләнеп килә.
Район эчендәге федераль, Татарстанкүләм һәм авылара юлларның гомуми озынлыгы якынча 250 километр, аларның ике ягына утыртылган ышыклау посадкаларының гомуми озынлыгы да шул чама. Аларны чистарту өмәләрендә меңгә якын кеше катнашты.
-Быелгы эш программасы буенча без Апас-Черкен арасында 3 километрлык өлешенә икенче кат асфальт түшиячәкбез. Юлның ике ягында бетон гидротехник корылма-яңгыр-кар суы агу улаклары куячакбыз,-ди Апас районара юллар төзү идарәсе прорабы Дмитрий Машин. –Булачак Апас Аквапаркына килү юллары заманча һәм матур булырга тиеш. Хезмәттәшләрем Илсур Гыймранов, Айрат Насретдинов, Марат Гайфуллин, Рәмис Мусин һәм башкалар хезмәтебезне яратып, җиренә җиткереп башкара. Эшнең сыйфатын 3 этапта тикшерелә, шуңа да сынатырга ярамый безгә, чөнки үзебез өчен эшлибез!