1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда 31 май-1июнь көннәрендә республикакүләм картинг ярышлары үтә. Биредә республикабызның төрле автоклубларыннан 263 картингист катнашачак икән. Безнең районнан бу бәйгедә Апас мәктәбеннән Балалар иҗаты үзәге каршында шөгыльләнүче җиде укучы катнаша. Алар алдагы бәйгеләрдә призлы урын яулап кайтканнар иде. Бу юлы да яшь картингистларыбызга уңышлар телибез.