Айдар абый-командир

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Быел Дәвештәге “Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге территориясендә корылган җәйге палаткалы шәһәрчек җитәкчесе Айдар Хәйруллин хезмәттәшләре-мәктәпләрнең тормыш иминлеге, беренчел хәрби әзерлек укытучылары белән дустанә эшләде. Бирегә ике көнлек хәрби җыенга килгән ир балалар-булачак солдатлар белән ул хәрби хезмәт еллары истәлекләре белән уртаклашты. Район үзәгендәге Батырлар мемориалының Дәвеш наратлыгындагы күчерелмәсе янында хәрби-патриотик темага сөйләшүләр, каравылда тору, автоматтан ату, солдат боткасы пешерү, төрле ярышлар һәм яңа дуслар балалар күңелендә бик озак сакланачак әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International