Апаста балалар Сабан туе узды (дәвамы)

2017 елның 2 июне, җомга

“Ак барс” банк идарәсе вәкиле Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен ирештерде, шулай ук депутатыбыз, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасының отставкадагы хәрби комиссары Рим Мостаев һәм башка дәрәҗәле кунаклар балаларга иң изге теләкләрен юлладылар, сабыйлар уңышы өчен чын күңелдән шатландылар, нәниләрнең бәхеттән балкыган йөзләрен күреп сөенделәр.

Быел районнан 40 уку алдынгысы Кырымга ял итәргә барачак. “Ак барс” банк идарәсе вәкиле Илфан Гобәйдуллин район башлыгына балаларның ялы өчен сертификат тапшырды.

Депутатыбыз Илшат Гафуров – районда еш кунак. Һәр килүендә бездәге үзгәрешләргә, кунакчыллыкка соклануын яшерми ул.

– Балалар Сабан туе ул бары тик Апас районында гына уза. Бу Апасның йөзе. Сездә халкыбызның традицияләре, гореф-гадәтләре дәвам итә, балалар барысын да күреп, белеп, аңлап үсә. Әлеге изге башлангыч дәвамлы булсын иде. Бәйрәм белән барыгызны да! – диде башкала кунагы.

Аннан мәйданга рәт-рәт тезелеп, укуда һәм спортта аеруча зур уңышларга ирешкән балалар чыктылар. Аларга да быел Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Яшь хоккейчылар да уңышлары өчен хөрмәтләнделәр.

Аннан җаваплы вазифаны яшь буын кабул итеп алды. Булачак район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, аппарат җитәкчесе җылы котлауларын, җитәкчелеккә рәхмәтләрен юллады.

– Быел минем уңышларым аеруча күп булды. Сәнгать өлкәсендә дә, укуда да урыннар яуладым. Бүген менә шуның нәтиҗәсе буларак,  бүләккә лаек булдым. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, хыялларны тормышка ашырырга насыйп булсын, – ди Зур Күккүз мәктәбе укучысы Илүзә Гәрәева.

Җәйге каникуллар башланып киткәндә узган бу бәйрәм күңел ачулар белән беррәттән киң профилактика чараларын да үз эченә алган иде. Район прокуроры Артур Шәрипов, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев сак булырга, җәйге ялны исән-имин уздырырга өндәделәр. Янгын сүндерүче абыйлары балаларга һәр елдагыча судан бәйрәм салюты да әзерләгән иде. Аны сабыйлар бик яратып карадылар, барлык киңәшләрне дә тотарга вәгъдә бирделәр. Кояш нурлары астында сибелгән су тамчылары бар кешене җәлеп итте.

“Салават күпере“ балалар бакчасының инде остарып, чаярып беткән нәни юл сакчылары һәркемне җылы сәламләде, кунакларны “честь“ биреп бәйрәм белән котлады, юлда йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерде.

– Безгә юл сакчысы киеме бик ошый. Өлкән абыйлар янында басып торасы бигрәк тә кызык. Үскәч тә юлларда тәртип сакларбыз әле“, – диләр нәниләр.

Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре булып киенгән Свияжныйның “Ләйсән” балалар бакчасы нәниләре, ипи-тоз, чәкчәк белән кунакларны сыйлаган Апасның “Кояшкай” бакчасы балалары да бәйрәмгә өстәмә ямь бирделәр.

Бу көнне район хастаханәсе хезмәткәрләре мәйданда кизү торды. Район хакимияте, “Сәләт“ балалар иҗат үзәге, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, ашханә пешекчеләре дә, гомумән һәр өлкән кеше балаларның күңелле ялы өчен үз өлешен кертте.

Сабан туенда тагын бер мөһим вакыйга булды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм икенче номерлы Казан клиник хастаханәсе баш табибы Альмир Абашев арасында үзара килешүгә кул куелды.

- Без район халкының сәламәтлеген кайгыртырга һәрчак әзер. Шулай да авырмагыз, безгә бары тик җиңелчә киңәшләр сорап яки хәл белергә генә килегез, - диде баш табибы Альмир Абашев.

Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Теләгән кеше ат чабышы күзәтте, кемдер батутта сикерде, таганда атынды, уеннарда катнашты, нәни машиналарда, паровозда йөрде. Бер почмакта халык, күңел ачу, өстәл уеннары оештырылды. Кәмит эшләп торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International