Апаста балалар Сабан туе узды (дәвамы)

2017 елның 2 июне, җомга

Бәйрәмнең иң кызыклы һәм кызган мизгеле – көрәш булды. Анда да быел да көрәшчеләр бик теләп язылды. Алар 7 категориядә көч сынаштылар. Беренче урынны алучылар барысы да тәкәләргә ия булды. Җиде тәкә бу көнне үзенең лаеклы хуҗасын тапты. Шулай ук барлык җиңүчеләр дә бүләкләр алды.

– Көрәшкә бик яратып йөрим. Балалар Сабан туеннан тәкә белән кайтам. Мин бик шат. Әти-әнием дә сөенде. Шулай ук спорт ярышларында катнашкан өчен гаиләбез белән дә бүләкләндек, – ди Чурибураштан Раян Нургалиев.

Апастан Азамат Мөхәммәтшинның да кулында тәкә иде. Ул Сабантуйның баш батыры булды.

– Улыбыз кечкенәдән көрәшләрдә катнаша. Моңа кадәр дә бик күп бүләкләргә ия булды. Бүген менә кабат беренче урынга чыкты. Балаларыбызны хөрмәт итүчеләргә, зурлаучыларга, шундый матур бәйрәм оештыручыларга рәхмәт, – диделәр Апастан Айдар һәм Земфира Мөхәммәтшиннар.

Шулай ук бәйрәм уңаеннан мәйданда волейбол һәм самбо ярышлары да узды. Биредә җиңүчеләр Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булды.

Мәйдан уртасында һәм мәйдан читендәге сәхнәләрдә көн дәвамында җыр-моң, дәртле биюләр туктап тормады. Барысы да үзебезнең талантлар, үзебезнең район балалары, мәдәният хезмәткәрләре иде.

Килгән кунаклар да бәйрәмне бик ошатты. Алар җылы каршы алу, бүләкләр һәм җәй буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк иткән өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.

- Хөрмәт итеп килдек. Бу балалар бәйрәме генә түгел, дуслык, тәҗрибә уртаклашу чарасы да. Алга таба да бергә аралашып эшләргә һәм яшәргә язсын, - диде Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов.

Кунакка килүчеләр дә үз тәэсирләрен җиткерделәр. Алар бәйрәмнән канәгать калдылар.

- Җырладык та, биедек тә, күңел дә ачтык. Безгә бик ошады. Күпме дуслар таптык, рәхәтләнеп аралаштык. Бүләкләр, тәмле күчтәнәч - торт та бик ошады, - диде Кама Тамагыннан җырчы кыз Алия Әхмәтҗанова һәм Югары Ослан төркеменең җитәкчесе Полина Осипова.

Балалар өчен ашау-эчү дә оештырылды, һәр мәктәп үз укучысын канат астына сыендырды, кыр кухнясында ботка пеште, кайнар чәй, коймаклар, тәм-томнар тәкъдим ителде. Сатуда нинди генә уенчыклар, кием-салымнар, тәмнүшкәләр юк иде.

Мәйданда балаларның шат авазлары көне буе тынмады. Бу истәлекле көн, бәхетле мизгелләр һәркемнең күңеленә кереп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International