Бөтен илнең профессиональ экологлары һәм иҗтимагый экологик оешмалары ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көнен билгеләп үтә.
Россиядә бу көн Эколог көне буларак игълан ителгән.
Эшчәнлекләре әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле булган һәм табигатебезнең чисталыгы өчен бар күңелләрен бирүче хезмәткәрләрне Экологлар һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән тәбрик итәбез.